The Zirekle Mosque



Мәкәләләр.

Книги.

Suzlekler.

PDF-ta tiksherelgen Cyrillic Tatar hereflere.



Милләт һәм татар галимнәре


2007 елның 20-22 сентябрендә Казан шәһәрендә үтәчәк татар галимнәре җыенында сөйләр өчен әзерләнгән чыгыш.


Фәндә һәм диндә милли төсмер бик сизелмәсә дә, һәр галим һәм динче кайсы да булса милләт вәкиле булып тора, һәм милләтнең алардан ярдәм көтәргә хакы бар. Бүгенге көндә татар халкы үзенең галимнәре ярдәменә, аларның зирәк киңәшләренә мохтаҗ, бу олуг җыен да шул нисбәттән җыелды. әлбәттә, физик-ядерщик татар галимнәре белән тарихчыларның, химиклар белән филологларның уртак темалары булмаска да мөмкин, әмма барлык татарлар өчен дә мәңге бетмәс бер уртак нәрсә бар, ул – милләт язмышы. Меңәр еллар буе тарихта үзенең тирән эзен калдырган, дистәләрчә шанлы дәүләтләр тоткан татар халкы киләчәктә булырмы, тарих тәгәрмәче астында калып, ком бөртеге кебек юкка чыкмасмы – безне бүген шул борчый, җанга тынычлык бирми. Чөнки мондый хәвефле уйларга нигез бар – татар теле бетеп бара, милләтнең әхлагы гаять бозылды, шушыларны тәртипкә салырга үз дәүләтчелегебез юк. өстебезгә ажгырып глобальләшү аждаһасы килгәндә, бөтен яктан чит милләтләр чолганышында һәм тәэсирендә калганда, ислам диненә төрле яктан һөҗүмнәр барганда, дәүләтсез һәм хокуксыз шартларда ничек итеп татар милләтен саклап калырга – без бүген шул хакта сөйләшергә тиешбез.


Әлбәттә, инде барыбер бетәбез, бу процессларга каршы торудан мәгънә юк, дип, кайсы милләт арасында яшәсәң, шуңа хезмәт итеп, татар проблемаларыннан читтә яшәргә дә мөмкин булыр иде. Күпләр шулай яши дә. Әмма милләтебезнең бөек һәм фаҗигале тарихы каршында, телебез һәм динебез яшәсен өчен яу кырында шәһит киткән меңләгән татарлар алдында бу хыянәткә бару булыр иде! Иң авыр елларда да телне һәм динне, милли рухны саклап калу өчен көрәшкән, бүген дә милләт өчен янып йөргән каһарман татарлар алдында бу хыянәт булыр иде! Татар халкын киләчәксез калдыру тарих алдында иң зур хыянәт булыр иде... Шуңа күрә без, татар галимнәре, бүген “бетәбез”, дип түгел, “яшибез!” дип сөйләшергә һәм исән калуның юлларын эзләргә тиешбез.


Үзегез күреп торасыз – Россиянең киләчәге юк, ул упкынга бара, үз артыннан башкаларны да өстери. Россия бүгенгесе көндә атом коралы һәм нефть-газ белән генә үзен тотып тора, халкы исә гаять хәерчелектә яши, әхлаксызлык сазлыгына кереп баткан, эчкечелектән һәм наркоманиядән кырыла, илдә коррупция һәм җинаятьчелек чәчәк ата. Россиянең бернинди милли сәясәте юк, үзендә яшәргә мәҗбүр булган халыкларның ул телләрен дә, диннәрен дә хөрмәт итми, хокукларын аяк астына салып таптый. Россиядә сан ягыннан икенче урында торган татарларның федераль күләмдә, дәүләт тарафыннан финанслана торган бер генә теле-радио каналлары юк, хәтта бер генә татарча тапшырулары да юк, ә урысларның ул – меңләгән. Россия судлары татар халкын үзенә уңай булган хәрефләр кулланудан – латин әлифбасы кертүдзн тыйды, Татарстанга һәм башка субъектларга үз җитәкчеләрен сайлып куярга рөхсәт бирмәде. Бүген Россия буенча меңләгән татар мәктәбе ябылды, оптимальләшү сылтавы белән, бу процесс дәвам итз. Бүгенге көндә Россиянең күп кенә төбәкләрендә мәчетләр салырга рөхсәт бирелми, 57 төбәктә мәктәпләрдә татар балаларына да христиан дине дәресләре укытыла башлады. Бүгенге көндә Себер һәм Идел-Уралда төрки-татарлар яшәгән җирләрдә атом объектлары, ядерный полигоннар, химик корал саклау урыннары эшләп килә, нәтиҗәдә, халкыбыз вакытсыз гүргә керә, милләтнең генетикасы бозыла һәм диградация чоры башлана. Моның өстенә, Татарстан Республикасыннан җыелган салымның һәм байлыкның 92 проценты яңадан Мәскәүгә китә башлады, көне-төне кырларда һәм фермаларда, завод-фабрикаларда эшләгән татар халкы тагы ярык тагарак янында утырып калды.


Күрәсез, Россиягә татарның үзе дә, сүзе дә, теле дә, дине дә кирәкми, ә бары тик җәннәттәй җирләре һәм байлыгы гына кирәк. Бу элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Шушыларга риза булсак, киләчәктә бу илдә татарның теле дә, дине дә калмаска мөмкин, үзен исә әкеренләп урыс милләтенә әйләнү көтә. Бу процесс инде Казан алынганнан бирле, 455 ел дәвам итә, ул вакытта Россиядә урыс та, татар да җидешәр миллион булса, бүген урыслар – 115 миллион, татарлар исә 5 миллион тирәсе генә, ягъни, галим Лев Гумилев әйткәнчә, “каждый второй русский – это потомок крещенных татар”. Киләчәктә исә һәр татар әкеренләп урыска әйләнергә мөмкин, чөнки милләт шундый шартларга куелган, ул 50 процент катнаш никахлардан һәм 80 процент урыс телле татарлардан тора. Бүген ашыгыч чаралар күрмибез икән, борынгы бабаларыбыз скифлар һәм һуннар кебек, киләчәктә татар халкы да үле милләтләр исемлегендә булырга мөмкин. Россиядә моның өчен бөтен шартлар да тудырылган.


Бүгенге көндә без Россия буйлап таралган бөтен татарларны да саклап кала алмабыз, чөнки анда инде ярты гасыр урысча укыган, урысча сөйләшкән, татарча укый-яза белмәгән, диннән ерак торган, милли рухсыз һәм омтылышсыз буын үсеп җитте. Аерым татарларның активлыгы безне алдамасын, чөнки сүз милләт булып яшәү турында, үз телебездә сөйләшеп, үз динебезне тотып, үз телебездә иҗат итеп, үз тәртипләребез белән яшәү турында бара. әгәр Себердә һәм борынгы кыпчак далаларында, мишәр җирләрендә татарның дәүләтчелеген торгыза алалар икән, без моны куанып хупларбыз, ярдәм итәрбез, әмма татарлык милли пәрәмәчкә генә кайтып кала икән, без аларны юкка чыгудан коткара алмабыз. Безгә хәзер бөтен көчебезне Идел-Уралга бирергә кирәк, татар милләте шушында барлыкка килгән һәм шушында яшәп тә калыр, иншаллаһ! әмма киләчәктә аерым милләт булып яшәп китү өчен татар халкына аерым дшүләте, ягъни, үз дәүләте кирәк булачак, бу – аксиома. Чөнки дәүләте булмаган милләтне иртәме-соңмы юкка чыгу, дәүләтле милләт тарафыннан йотылу көтә. Бөтен тарихта шулай булган, бар тарих шуны күрсәтә. Дәүләтчелеген югалткан яһүд халкы дөнья буйлап куылып йөргәннән соң ике мең елдан яңадан үз дәүләтчелеген торгызды, Израильдә тупланып, милләт буларак исән калды. Без, татарлар да, бүген нәкъ шул хәлдә, без дә бары тик үз дәүләтчелегебезне торгызып һәм булдырып кына исән кала алабыз. Я без Россия империясендә урыс кочагында эреп юкка чыгабыз, я үз дәүләтебезне төзеп, милләт буларак исән калабыз - башка юл юк. Татар галимнәре моны үзләре дә аңларга һәм кабул итәргә, шулай ук милләткә, дөнья җәмәгатьчелегенә дә аңлатырга тиешләр. Россия империясе 1552 елдан татар халкына каршы ГЕНОЦИД сэясэте алып бара; Казан алынгандагы суешларны, гасырларга сузылган кочлэп чукындыруларны, репрессиялэрне, миллэттэшлэребезне радиацияле жирлэрдэ яшэргэ мэжбур итуне бары тик шулай гына бэялэргэ була хэм бу хакта донья жэмэгатьчелегенэ белдерер вакыт житте.


Татар халкының, Татарстанның бәйсез һәм дәүләтле булу өчен бөтен хакы бар. Беренчедән, ул 1552 елда Россия тарафыннан яулап алынды, ике ил арасында солых төзелмәде һәм алар һаман сугыш хәлендә дип исәпләнә. Татарстан – бүгенге көндә Россиянең колониясе булып тора һәм үз азатлыгы өчен көрәшергә аның тулы хокукы бар. Икенчедән, Татарстан Россия составына керү турында аның белән бернинди килешү төземәде, гасырлар буе үзенең бәйсезлеге өчен көрәшен дәвам итте. 1919 елда большевиклар тарафыннан юк ителгән Милли Мәҗлес һәм Идел-Урал хөкүмәте татар дәүләтчелегенең бер билгесе иде. 1990 елның 30 августында Татарстан Югары Советы тарафыннан кабул ителгән дәүләт бәйсезлеге турында Декларация, 1992 елның 21 мартында дәүләт бәйсезлеге буенча үткәрелгән референдум да татар халкының, Татарстанның дәүләтле булырга омтылышын күрсәтте. 1993 елны Россия Конституциясе буенча уздырылган референдумга Татарстанда халыкның килмәве биредә бу Конституциянең законсыз булуын күрсәтә, татар халкының аңа буйсынмаска тулы хакы бар. Без, татарлар, яулап алынган һәм кол ителгән халык, бу җирләрнең төп халкы, шуңа күрә дәүләт бәйсезлеге һәм милли азатлык мәсьәләсендә Халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәргә, дөньяның демократик җәмгыятенә таянырга тиешбез. Бөтен дөнья буйлап таралып яшәгән татар галимнәре бу мәсьәләдә милләткә төп ярдәмче булырга тиешләр.


Татар галиме, ул нинди генә өлкәдә эшләсә дә, кайда гына яшәсә дә, теләге бар икән, милләтенә ярдәм итәргә юлын таба. Бүгенге көндә татар халкының иң авырткан урыны, ул – хокуксызлык, үз телеңдђә сөйләшергә, мәгълүмат алырга, үз мәктәпләреңдә укырга мөмкинлегең булмау, дин ирегенең кысылуы, радиацияле җирләрдә яшәп, чиста суга, ризыкка, саф һавага тилмерү... Ни кызганыч, бүгенгесе көндә татарларның шушы мәсьәләләрне хәл итәрлек бер генә Халыкара хокук яклау оешмалары да юк, без күп очракта башка халыкларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булабыз. Чит илләрдә яшәүче татар галимнәре бу мәсьәләдә безгә зур ярдәмче була алыр иде. Бер генђ мисал – Чиләбе өлкәсендә “Маяк” атом комбинаты шартлаганнан соң, милләттәшләребез 50 ел буе андагы радиацияле җирләрдә яшәргә мәҗбүрләр, алар Россия хәрбиләре өчен атом тәҗрибәсенә чимал булып торалар. Биш мең кешедән биш йөзгә калган, нурланыштан һәм рактан кырылып беткән Татар Караболагы авылы язмышы – Гаагтагы Халыкара Трибуналга бирерлек тарих. Бу хакта мәгълүмат татар, рус, инглиз һәм немец телләрендә интернетта бар, әмма татар галимнәренең бу мәсьәләне халыкара дәрәҗәдә күтәргәннәре күренми әле.


Татар тарихын талау, юк итү, бозып күрсәтү мәсьәләсендә дә читтә яшәүче татар галимнәре үз сүзләрен әйтергә ашыкмыйлар. Россиядә татарларны пычраткан фильмнар, китаплар, дәреслекләр буа буарлык, әмма татар галимнәренең милләтне яклап әйткән сүзләре ишетелми. Монда ядерщик яки химик булуың сәбәп була алмый, милләтеңне мыскыллыйлар икән, кем булсаң да яклап үз сүзеңне әйтергә кирәк. Америкада яшәүче милләттәшебез Вил Мирзаянов химия галиме булса да, татар халкын яклап үз сүзен әйтергә юлларын таба, ул Татарстанның дәүләт бәйсезлеге буенча Америка Конгрессына хатлар юллый, Ак Йорт каршында милләтебезнең бәйсезлеген яклап, пикетлар уздыра. Әмма аның иң зур эше – ул татар тарихы буенча чит илләрдә дөнья күргән сирәк хезмәтләрне эзләп табып, аларны рус теленә тәрҗемә итү һәм үз акчасына Казанда китап итеп бастыра. Күрәсез, әгәр кеше милләте өчен борчыла икән, кайда яшәсә дә, нинди өлкәдә эшләсә дә, үз халкына ярдәм итү юлларын таба.


Әйткәнемчә, бүген татар тарихы мәсьәләсендә галимнәребезнең җитди сүзе кирәк, югыйсә, Татар бугазыннан Каф тауларына кадәр булган җирләребезне һәм тарихны биредә беркайчан булмаган индоираннарга, славяннарга, тагы әллә кемнәргә бирү процессы бара. Ә татар галимнәре дәшми! Югыйсә без Евразиянең борынгы Татар Иле булганлыгын, Төрки каһанлыкларның башында татар ирләре торганлыгын, Чыңгызханның һәм Алтын Урданың татарлыгын бөтен дөньяга курыкмыйча хәбәр итәргә тиешбез бит! Әгәр башка бер милләттә шундый бөек тарих булса, бу хакта айга менеп кычкырырлар иде, ә без булганын да авыз тутырып әйтергә кыймыйбыз. Милләтне үз бәйсезлеге өчен көрәшкә бары тик бөек тарихын исенә төшереп, милли үзаңын уятып кына күтәреп булачак, һәм бу эшне беренче чиратта татар галимнәре эшләргә тиеш


Шунысын да онытырга ярамый, алдагы илле елда Россия алдына да, татар халкы каршына да зур булып кытай проблемасы килеп басачак. Соңгы халык саны алу нәтиҗәләре буенча, кытайлар Россиядә бишенче урында тора, алар Тын океаннан Урал тауларына хәтле килеп җиттеләр инде. Кайчандыр урыслар басып алган һәм пычратып ташлаган борынгы татар җирләренә тиздән кытайлар хуҗа булырга мөмкин. Без, татарлар, бу хәл белән ризалашабызмы, юк икән, бу экспанциягә каршы нәрсә куябыз? Россия кытайларга төрки җирләрне, татар-казахларны биреп котылачаклар, аларга мөселманнарга караганда, мәҗүсиләр якынрак. Димәк безгә, Евразия киңлекләрендә яшәгән төрки халыкларга, моннан ике мең ел электәге кебек тагы берләшергә кирәк булачак. Татар халкын да үз эченә алган Бәйсез Төрки Дәүләтләр Конфедерациясе генә кытай һәм урыс басымына каршы торырга мөмкин, әмма төрки илләрнең иске лидерлары бу хакта уйламый әле. Димәк, төрки халыкларда, шул исәптән, татарларда да хакимияткә яшь, гайрәтле, иманлы лидерларның килер вакыты җитте, чөнки, татар халык мәкалендә әйтелгәнчә, “Ком җыелып таш булмас, кол җыелып баш булмас”, ягъни, киләчәккә Мәскәүгә буйсынган кол-түрәләр белән барып булмый, алар милләт юлыннан китәргә тиешләр.


Әйе, татар милләте бәйсез, демократик үз дәүләтендә яшәргә хаклы, әмма безнең өчен җәмгыятьнең рухи хәле дә бик мөһим. Кызганычка каршы, милләтебез бүген күршеләренең иң начар сыйфатларын үзенә алды, алар артыннан эчкечелеккә, наркоманиягә, хәрам тормышка батып бара. Әлбәттә, мондый халыкка тел дә, дин дә, бәйсезлек тә кирәк түгел, ул бүгенге көн белән генә яши һәм бетүенә бара. Милләтнең әхлагын саклап калу өчен бүген барыбызга да бер булып эшләргә кирәк – дин әһелләренә дә, галимнәргә дә, язучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә дә... Татар халкы яңадан ислам кысаларына кайтканда гына әхлагын, рухын һәм үз-үзен саклап калачак, чөнки ул вакытта милләтебез Аллаһ яклавында булачак. Кызганыч, бүгенге көндә халыкка шушыларны аңлатырга тиешле дөньяви галимнәр үзләре диннән ерак, ә дин әһелләре дөньялыктан бихәбәр, милләт исә аларның икесеннән дә читтә тора. Югыйсә, ахирәт көнендә милләт өчен иң беренче чиратта галимнәрдән соралачак бит!


Татар галимнәре бүген күп төрле – аның үз милләтенә хезмәт иткәннәре бар, чит халыклар өчен эшләүчеләре дә күп, фамилиясе генә татар булып, космополит булып йөргәннәре дә шактый. Әмма кызганыч, аларыннан да, боларыннан да бер генә Нобель премиясе лауреаты да чыкмады, чөнки татар галимнәре, нигездә, чит милләтләрнең фәне өчен чимал ролен үтәделәр, үз дәүләтләре булмагач, башны иеп, һәрвакыт икенче планда тордылар. Мин татар галимнәренең башларын югары тотып, үз милләтләренә хезмәт итүләрен, татар халкын күтәрүләрен телим, чөнки милләт күтәрелсә, алар да югарыда булыр, һәм галимнәр ярдәмендә татарларны дөнья өр-яңадан ачачак әле, иншаллаһ!



Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
“Иттифак” татар милли бәйсезлек партиясе рәисе,
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы.


© 2005-2008 proTatar. All rights reserved. Бу мәкәлә Вил Мирзаянов сайтыннан.
Замечания и пожелания принимаются по адресу: proTatar.

© Copyright 2008 proTatar. All rights reserved.
eXTReMe Tracker


Hosted by uCoz
Hosted by uCoz