The Zirekle Mosque



Мәкәләләр.

Книги.

Suzlekler.

PDF-ta tiksherelgen Cyrillic Tatar hereflere.



БEЗ - ХӘТЕРЛЕ  ХАЛЫК


Хәтер көне.

Tatarstan. Kazan. Хәтер көне.

Адәм баласы үз нәселендә булган хәлләрне берничә буыннан онытырга мөмкин, әмма халык үз тарихындагы мөһим вакыйгаларны гасырлар буе хәтерендә саклый, онытмый. Милләт белән бергә кичергән фаҗигале хәлләр күңелгә бигрәк тә тирән уелып кала, ул телдән-телгә тапшырыла, җыр-бәетләргә күчә, әдәбиятта кабат җанлана, сәяси сорау булып, гасырлар үткәч тә тарих каршына чыгып баса.


Татар халкының дәүләтен югалту фаҗигасе да милләтнең онытылмас казасы, төзәлмәс ярасы булды, аны вакыт алмады, туплар ватмады, хәтер мәңгегә саклады.


1552 елдан бирле татар халкы нинди генә хәлләр күрмәде дә, нинди генә югалтулар кичермәде, әмма дәүләтне югалту фаҗигасы аларның барысыннан да дәһшәтлерәк һәм куркыныч иде. Чөнки дәүләтне югалту белән без, татарлар, милләт буларак юкка чыгарга тиеш идек. Һәм бу коллыктагы 458 ел буе татарны милләт буларак юкка чыгару өчен басып алучылар тарафыннан барысы да эшләнде, татар халкына карата коточкыч геноцид сәясәте алып барылды. Безне яклаучы ханнарыбыз да, гаскәребез дә, кануннарыбыз да юк иде, тулы бер милләт колонизаторларның аяк астына ыргытылды.


Алар фикеренчә, без бетәргә тиеш идек, яки басып алучыларның телен һәм динен алып, урыска әйләнергә тиеш идек. Милләтнең бер өлеше шулай эшләде дә - исән калу өчен урыс булды, шулай итеп, татарлык белән мәңгегә арасын өзде.


Милләтнең төп өлеше исә, сугыша-сугыша чигенеп, кара урманнарга, тау араларына, сазлыкларга качып, җай чыккан саен баш күтәреп, телен дә, динен дә, үзен дә саклап калды. Без, бүгенге татарлар, әнә шул үлми калган татарларның нәсел дәвамчылары инде. Шуңа күрә безнең хәтер күзәнәкләрендә барысы да саклана - Казанның җимерелүе дә, милләтнең изелүе дә, басып алучылар белән соңгы тамчы канына хәтле сугышкан милли һәм дини каһарманнарыбыз да, дәүләтчелекне, телне һәм динне мәңгелек амәнәт итеп калдырган әби-бабаларыбыз да безнең белән яши, бу хатирәләр милләт беткәндә генә юкка чыгарга мөмкин.


Әйе, Казан алынганнан соң суелган йөз меңләгән татар ирләре, көчләнгән хатын-кызлар безнең хәтер күзәнәкләренң канлы тамгалар белән уеп язылган.


Әйе, Казан алынганнан соң, дарларга асып Идел буенча салларда агызылган татарлар инде ничә гасыр безнең хәтер дөрьясында йөзәләр.


Әйе, көчләп чукындыру өчен бозлы суларга куып кертелгән татар хатыннарының ак яулыклары, бөхиллек сорап, һаман безнең хәтерләребездә җилферди, су төбенә киткән милләт аналары булып, җаннарыбызда сулкылдый.


Әйе, чукынмас өчен тереләй утларда яндырылган татар хатыннары, милләт ирләренең рухы, мәңгелек кисәтү булып, безнең хәтеребездә һаман дөрләп яна.


Чуен чылбырларга бәйләп сөргеннәргә сөрелгән татарлар, нахакка империя төрмәләрендә юк ителгән татарлар, милләтебез, динебез һәм ирегебез өчен көрәшеп шәһит киткән татарлар! Сез безнең хәтердә мәңге яшисез, сез безне азатлык ө чен көрәшкә рухландырасыз, сез безгә көч бирәсез! Урыннарыгыз җәннәттә булсын, газиз милләттәшләр!


Татар дәүләтенең җимерелүе бер Казанны алу белән генә тәмамланмады, йөзләгән татар авыллары һәм шәһәрләре юк ителде, алар өстендә хәзер урыс шәһәр-авыллары. җимертелгән меңләгән мәчет өстендә - тәреле чиркәүләр.


Көлгә әйләнгән мең еллык китапханәләр, утка ягылган борынгы архивлар, гасырлар буе тупланган рухи мирас, аяк астына салып тапталган, юк ителгән милли мәдәният, затлы сәнгать, илбасарлар тарафыннан таланган олау-олау алтын-көмеш - җиңелүнең ачы бәясе шушы иде.


Әмма иң зур югалту кешеләр булды...


Казан алынганда йөз мең татар юк ителсә, гасырлар дәвамында бу сан миллионларга җитте. Казан алынганда урыс-татар саны бертигез - бишәр миллион булса, хәзер урыслар - 120 миллион, татарлар һаман 5 миллион. Чукынган татар урыска әйләнде, чукынмаганы юк ителде. Татарларны махсус юк итү XVIII гасырның беренче яртысында иң биек ноктасына җитте - бу чорда 15 мең мәчет җимертелде, Идел-Уралда 2 мең татар авылы яндырылды, йөз меңгә якын татар җәзалап үтерелде, әсир ителде, төрмәләргә ябылды, тагы 40 мең татар көчләп чукындырылды.


Әйе, татар халкының фаҗигалары бәйсез дәүләтен югалтканнан соң башланды һәм бу бәхетсезлек татарлар яңадан үз дәүләтләрен торгызгач кына бетәчәк.


Безгә еш кына бу фаҗигаләрне онытырга, бүгенге белән яши башларга кушалар. Әмма безнең бүгенге белән генә түгел, киләчәк хакына да яшисебез килә, тик биш гасырдан артык коллыкта изелгән милләтнең киләчәге бармы? Күпчелек халык инде үз коллыгы белән килешкән, дошманына телен, динен, нәселен биргән халыкның киләчәге бармы? Татар буларак киләчәге бармы? Киләчәге юк икән, бүген шушы коллык белән, үзеңне басып алучылар белән килешеп яшәүдән ни мәгънә? Милләт үзенең дәүләте булганда гына яши ала, үз дәүләте булмаганнарны чит кануннарга һәм тәртипләргә буйсыну, кадерсезлек һәм юкка чыгу көтә. Бу тарихта исбатланган инде. Әгәр татар халкы яңадан үзенең дәүләтен торгызмый икән, аның яңадан биш гасыр көрәшерлек көче юк инде, аны милләт буларак тарих мәйданыннан юкка чыгу көтә. Менә шуңа күрә без, милли хәтернең чакыруына буйсынып, киләчәктә милләтебезне саклап калу өчен, бүген дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшәбез, татар бәйсезлеге өчен көрәшәбез!


Советлар берлегенең Икенче бөтендөнья сугышында җиңүен праваслау дин җитәкчеләре урыс милләтен саклап калуга тиңләделәр. Ягъни, Советлар берлеге бу сугышта җиңелгән булса, урыс милләтенең киләчәге булмавын алар ачыктан-ачык таный. Менә без, татарлар да, 1552 елда тиңсез көрәштә җиңелдек, икенче бер милләт тарафыннан яулап алындык, Явыз Иван һәм башка урыс патшалары безгә Һитлерга караганда да зуррак зыян салдылар. Безнең дәүләтебезне алманнар түгел, урыслар юк итте, безне көчләп чукындыручылар, телсез-динсез калдырырга тырышучылар алманнар түгел, Һитлер түгел, ә Явыз Иван һәм аның варислары. Безнең милләт буларак һаман исән булуыбыз - ул Аллаһның бер могҗизасы һәм рәхмәте. Әмма урысларның, бигрәк тә праваслау дин җитәкчеләренең, ил башлыкларының бу кылган явызлыклары өчен татарлардан һаман гафу үтенгәннәре юк ә ле. Бу ил, бу милләт тәүбәгә килмәде, ялгышларын танымады, башкалар хисабына яшәвеннән туктамады. Аларга безнең телебез дә, динебез дә, үзебез дә кирәк түгел. Аларга дөрес тарих та кирәк түгел, чөнки бу ил, бу кавем татар тарихы өстендә утыра, татар һәм башка милләтләр хисабына яши.


Без татар халкының дәүләт бәйсезлеге мәсьәләсен төрле чорларда төрле юллар белән тормышка ашырырга омтылдык. Татарларның, кулларына кылыч алып, империягә каршы сугышкан чаклары да булды, бу юлда без меңләгән корбан бирдек, Батырша хәзрәт, мулла Морат, Сәет Садур, Хәсән Карчурин, Бәхтияр Канкаев, Канзафар Усаев, Мәсәгуть Гомәров кебек йөзләгән дини һәм милли каһарманнарыбыз урыс кулыннан шәһит китте...


XX гасырда исә татарлар демократик парламент юлы белән дәүләт бәйсезлеген торгызырга омтылышлар ясап карадылар. Гасыр башында Садри Максуди, Һади Атласи, Гаяз Исхакый, Ильяс Алкиннар, Милли Мәҗлес, милли партияләр төзеп, бәйсез Идел-Урал дәүләтен игълан итсәләр, XX гасыр азагында бу көрәшне милли сәясәтчеләр, татар милләтчеләре, зыялылар, Милли Мәҗлес дәвам итте. Татарстан - 1990 елда ук үзенең бәйсезлеген Декларация кабул итү белән игълан иткән Республика, 1992 елда ул бәйсезлек мәсьәләсе буенча референдум уздырды һәм үз Конституциясен кабул итте. Әйе, без хокукый яктан бәйсез дәүләт, ә мма фактта Татарстан Республикасы Россиянең бер колониясе булып калуын дәвам итә. Чөнки империя Татарстанның дәүләт бәйсезлеген танымады, татарларның урыслар кебек үк тигез хокукларга ия булырга теләве белән ризалашмады, милләтебезне тимер читлегеннән иреккә чыгармады.


Әйе, без, татарлар, бүгенгесе көндә Россия төрмәсендә үзебезнең хокукларыбыз өчен тиңсез көрәш алып барабыз. Узган гасырларда Азия, Африканың кол ителгән милләтләре азатлык алып бетерсә, без әле һаман Евразиянең уртасында хокуксыз кол булып яшәвебезне дәвам итәбез. һәм дөнья халыкларыннан, беренче чиратта, демократик илләрдән, үзебезнең төрки кардәшләрдән, мөселманнардан ярдәм көтәбез. Бүген Россиядә милли мәктәпләр ябыла, ана телендә укыту канун нигезендә бетерелә, мәктәпләрдә праваслау дине укытыла, урыс булмаган халыкларның, бигрәк тә төрки-татарларның, мөселманнарның хокуклары аяк астына салып таптала. Татар халкы, милли сәясәтчеләр бу империя төрмәсендә ү з хокуклары өчен генә түгел, урыс булмаган барлык милләтләрнең дә хокуклары ө чен көрәшә.


Без, татарлар, үзебезнең узган тарихыбызны яхшы беләбез, Евразия кыйтгасында дистәләгән төрки-татар дәүләтләре тотканыбызны да яхшы хәтерлибез, дөньяга Атилла һәм Чыңгызхан кебек җиһангир ирләр биргәнебезне дә беләбез. Ә йе, без ул дәүләтләребезне югалттык, җуйдык, әмма кемлегебезне беркайчан да онытмадык, нинди авыр шартларда да татар булып калдык, бер Аллага табындык һәм яңадан үз бәйсез дәүләтебезне торгызу өчен көрәштек. Дөньяда бер генә татар калса да, ул милли хәтерне үзендә саклаячак һәм аны киләчәккә алып барачак...


Әйе, без - хәтерле халык, без дошманнарыбыз өчен хәтәр халык, без көрәшче халык, һәм без җиңәрбез, иншаллаһ, чөнки хакыйкать безнең якта, Аллаһ безнең белән!



Фәүзия Бәйрәмова,
Татар халкының Милли Мәҗлесе рәисе
06.10.2010

 


© 2005-2010 proTatar. All rights reserved. Бу мәкалә AZATLIQ сайтыннан.
Теләкләрегезне һәм тәнкыйтләрегезне түбәндәге адреска җибәрә аласыз: proTatar.

© Copyright 2008 proTatar. All rights reserved.
eXTReMe Tracker


Hosted by uCoz
Hosted by uCoz